Туташлар, конкурста катнашыгыз, җиңегез!
Бүген, ниһаять, 2025 елның “Өмет” гүзәле” бәйгесенә тулы нәтиҗә ясарлык чара булды. “Заман” хәләл ресторанында матур мохиттә очрашып, җиңүче кызыбызга истәлекле бүләкне тапшырдык.
Ә җиңүче кызыбыз кем дисезме? Ул Уфа һәм технологияләр университеты студенты Азалия Хәмәтханова.
Дүртөйле районының Мәскәү авылында туып-үскән туташ 48 конкурсант арасында җиңүче дип табылды. Без Азалияне бу күркәм уңыш белән котлыйбыз!
Азалияне бу конкурста катнашырга туганнары дуслары әйдәгән. Тормышта актив позицияле, биюче, җырчы, сәхнә осталыгын өйрәнүче туташның сыйфатлы фото мәсьәләсе дә тиз хәл ителгән. Күңеленнән нур бөркеп торган кызның эчке һәм тышкы дөньясы тәңгәл килгәч, ул гади булмаган ярышта да җиңеп чыкты.
Азалиянең бу матур көнен тагын да тантаналырак итүдә генерал Горбатов урамында урнашкан “Заман” хәләл рестораны коллективы, шәхсән Ләйсән Сираева зур ярдәм күрсәтте. Бу чараны оештырганда күрсәткән ярдәмегез, җылы мөнәсәбәт һәм тәмле сыйларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, дуслар! Ресторандагы милли мохиттә узган очрашу, шаулап-гөрләп гөрләвекләр аккан яз көнендә, “Өмет” гүзәле” статусына ия булган туташыбыз, исеме дә, үзе дә чәчәк булган Азалиягә гүзәл яшьлек тукталышында шундый истәлекләр бүләк булды.
“Өмет” гүзәле – ул дәрәҗәле һәм абруйлы бәйге. Киләчәктә без аны тагын да югарырак дәрәҗәдә уздырырбыз. Шулай булгач, туташлар, матурлыгыгызны сандыкка бикләп яткырмагыз, конкурста катнашыгыз, җиңегез!