Җәмгыять
18 март 2025, 04:03

Яшьләргә таянырга кирәк

Республикада Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын министрлыкка үзгәртү турында карар кабул ителде.

Яшьләргә таянырга кирәкЯшьләргә таянырга кирәк
Яшьләргә таянырга кирәк

Республикада Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын министрлыкка үзгәртү турында карар кабул ителде.

 

Башкортстан Республикасы – Русиянең иң яшь төбәкләренең берсе. Бездә яшьләр сәясәте гамәлгә ашырыла торган гражданнар саны 1,057 млн. кеше тәшкил итә (төбәк халкының гомуми саныннан 26%). Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алда бара һәм РФ субъектлары арасында 7 нче урында тора.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров 3 мартта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә болай дип белдерде: Яшьләр белән эшләү – безнең өчен төп бурыч. Без кайчандыр бу вазыйфаларыбыздан китәчәкбез, безнең урынга яшь кешеләр киләчәк, алар аңлы рәвештә, акыл белән, тормышта үзләрен дәүләткә, шәхескә карата дөрес позицияләү белән килергә тиеш.

Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын тулы министрлыкка үзгәртеп кору әлеге өлкә үсешенең стратегик өстенлеген раслый. Яңа структура ведомствоара программаларны координацияләүне һәм ресурс базасын киңәйтүне дә кертеп, бурычларны хәл итүгә системалы якын килүне көчәйтәчәк.

Республика Башлыгы яшьләр белән актив хезмәттәшлек итә: атна саен югары уку йортлары, "Патриот" яшьләр үзәге, "Кампус" киңлекләре һәм башка урыннарда очрашулар уза. Мондый формат актуаль проблемалар буенча турыдан-туры фикер алышырга мөмкинлек бирә, хакимият белән яшь буын арасында ышанычлы диалог формалаша. Шуңа да әлеге башлангыч бу җәһәттән тагын да үсешергә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын министрлыкка үзгәртеп кору, ведомствоара программаларны координацияләүне һәм ресурс базасын киңәйтүне дә кертеп, бурычларны хәл итүдә стратегик өстенлекне раслый.  Министрлык булдыру, яшьләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү омтылышларына һәм читтән деструктив йогынтыны да кертеп, үсә баручы хәвеф-янауларга киртә куючы җавап булачак.

Акцент девиант тәртипне кисәтүдән алып, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен шартлар булдыруга илтүче комплекслы чишелешләргә юнәлтелгән. Мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәнең көчләрен берләштерү министрлык эгидасы астында патриотик тәрбия һәм яшьләр эшкуарлыгы кебек проектларны нәтиҗәле гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.
        Реформа Башкортстанның озайлы вакытка исәпләнгән стратегиясен чагылдыра: яшьләргә ярдәм итү аша социаль-икътисади үсешкә нигез салына. Кадрлар потенциалын ныгыту, инфраструктураны үстерү һәм яшь кешеләрне идарә итү процессларына җәлеп итү республикада уңай үзгәрешләрнең драйверы булачак.
   Яшьләр белән системалы эшләүнең төп өлеше булып аларны патриотик рухта булган уңай практикага җәлеп итү, төрле юнәлешләр буенча яшьләр өчен фәһемле чаралар оештыру һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү тора. Бу бурычларны үтәү буенча бүген республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге яшьләр сәясәте учреждениеләрендә 1,5 меңгә якын хезмәткәр эшли.

Эштә мөһим өстенлек – гражданлык-патриотик рухы белән тулыландырылган заманча, яшьләр уңай вакыйгаларга җәлеп ителеп, буш вакытларын файдалы уздырырлык, һәм үзләренең уңай үсеш траекториясен формалаштырыр мөмкинлекләр бирер яшьләр мәйданчыкларын булдыруга бирелә. Федераль һәм төбәк мөмкинлекләре ярдәмендә 2023 елда 6 яшьләр мәйданчыгы яңартылды. Ә 2024 елда “Йәшлек. Төбәк” программасы кысаларында Уфа, Күмертау, Агыйдел шәһәрләрендә, Краснокама һәм Хәйбулла районнарында тагын 5 мәйданчык яңартылды.

 Җәмгыятьтә аек акыллы, физик яктан да, рухи яктан да сәламәт, тирән белемле, милләтара дуслык кануннарында тәрбияләнгән, дөрес идеологик карашлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр, сәләтләренә ярашлы тормышта үз урыннарын табар, матур гаиләләр корырлык, заманга яраклашкан, илнең киләчәген тәэмин итәрлек, үзләреннән соң да зур эшләрне дәвам итәрлек буынны формалаштыр көчле, аякларында нык торучы өметле  яшьләрне тәрбияләү дәүләт яшьләр сәясәтенең төп бурычы. Республика яшьләренең киләчәген якты, ышанычлы итү өчен иң җитди адымнар ясалыр, иң зур мөмкинлекләр кулланылыр дип ышанасы килә.

Бу уңайдан “ПОЛИЭФ” акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Киңәшчесе Артур Марсель улы Шакирҗанов мондый фикере белән уртаклашты:

  • Мондый уңай яңалыкларга бик шатмын. Безнең предприятие өчен яшь

белгечләр белән эшләү – игътибар  үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе. Шунысы мөһим, бу юнәлештә безнең күп санлы элемтә нокталарыбыз һәм яшьләр министрлыгындагы коллегаларыбыз белән ихлас аңлашу урнашкан. Зур чараларны оештыру һәм уздыру тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: хезмәттәшләр һәрвакыт зур энтузиазм һәм фидакарьлек белән әзерләнәләр, ә уздырылучы эшләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза.

Мин министрлыктагы коллегаларыбызга предприятиебезне зур вакыйгалы чараларга интеграцияләү мөмкинлеге бирүләре һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтлемен. Шәхси үземнең исемнән министрлыкның һәр хезмәткәренә яңа үсеш нокталары, куелган максатларны тормышка ашыруда уңышлар һәм эштән уңай тәэссоратлар алып хезмәт салуларын телим.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас