Бүген, 18 мартта, Уфада “ЭКСПО” күргәзмә комплексы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агросәнәгать форумы кысаларында оештырылган 35нче “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсендә булды.
Биредә үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Сенегалдан 380нән артык катнашучы тәкъдим итте. Экспозицияләрне шулай ук Башкортстанның 50 крестьян-фермер хуҗалыгы әзерләгән.
Радий Хәбиров туфрак эшкәртү өчен сабаннар һәм чәчү комплекслары булган “Кировец” тракторларын карап чыкты. Республиканың аграр секторында аларга ихтыяҗ зур. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә шундый меңнән артык машина бар.
“Ростсельмаш” компаниясе ашлык һәм мал азыгы җыю комбайннарын, чапкычлар, тракторлар, туфрак эшкәртү һәм чәчү техникасын, сиптергечләр һәм терлекчелек өчен җайланмалар алып килгән.
Стәрлетамакның “БашАгроМаш” авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчесе үзйөрешле “Чулпан” чапкычын тәкъдим итте. Аны тулысынча республикада конструкцияләгәннәр, ә двигательләрне Минск моторлар заводында җитештерәләр.
Башкортстанның Беларусь белән хезмәттәшлегенең тагын бер ачык мисалы – “Гомсельмаш” холдингының урып-җыю комбайннарын урындагы “Агросила” предприятиесендә җыю.
Радий Хәбиров шулай ук минераль ашламалар базарында эшләүче компанияләр стендларында булды. Ул тәэмин итүчеләр белән товар хаклары мәсьәләләре турында фикер алышты.
– “АгроКомплекс” күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче республика предприятиеләре елдан-ел арта бара. Мәсәлән, Стәрлетамакта үзйөрешле чапкычлар ясыйлар, Кырмыскалы районында яңа тракторлар җыя башладылар. Башкортстан үз осталарына бай, – диде республика җитәкчесе. – Ә безнең бурыч бик гади – финанслашу исәбенә аграрийларга яңа техника сатып алырга булышу.
Аның әйтүенчә, күп кенә предприятиеләр үз үсеше өчен дәүләт ярдәме чараларын актив куллана.