Сәламәтлек
18 март 2025, 09:36

Һәркайда һәм һәрчак

Кешеләр заманча медицина ярдәмен яшәгән урыннарында алырга тиеш

Сәламәтлек – иң зур байлык, дибез. Моны һәркем яхшы аңлый. Ләкин халык саулыгын саклауда, кешенең үзеннән кала, дәүләт кайгыртуы да зур роль уйный.

Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы 2021 елда эшли башлаган иде. Ул беренче чиратта кече торак пунктларда яшәүчеләрнең медицина ярдәменнән файдалана алуын тәэмин итүгә юнәлдерелде.

Бүген республикада бу юнәлештә кызу эш бара һәм ирешелгән уңышларыбыз хакында ил күләмендә дә яхшы беләләр. Мәсәлән, Мәскәүдә узган Өченче “Милләт сәламәтлеген саклау 2024” конгрессында беренчел звеноны үстерүдә Башкортстан тәҗрибәсен илдә иң яхшы практикаларның берсе буларак тәкъдим ителеп, аерым түгәрәк өстәл үткәрелгән иде. Башка төбәкләрдән конгресска килгән күпләрдә бездәге фельдшерлар эшенең бердәм стандартка китерелүе, шуның буенча медколледжлар студентларын укыту, диспансеризация үткәрү тәҗрибәсе, ясалма интеллектны эшкә җигү һ.б. зур кызыксыну уятты.

Башкортстан Башлыгы РадийХәбиров беренчел медицина үсешен өстенлекле бурыч дип игълан итте. Авылда медицинаны үстерү бурычы республика җитәкчелеге өчен зур әһәмияткә ия.Шуңа күрә кайчандыр үз вакытында сәламәтлек саклау инфраструктурасында тормышка ашырылмый калган барлык мәсьәләләр бүген эзлекле рәвештә уңышлы хәл ителеп килә. Һәм бу эш шәһәр һәм авыл кешеләрен бүлеп карамый: “Безнең кешеләр һәркайда яши һәм алар яхшы шартларда медицина хезмәтләре алу мөмкинлегенә ия булырга хокуклы”, ди Радий Хәбиров.

“Поликлиника хезмәтен үстерү турындагы карар кирәкле адым булды. Без шулай ук республикада ашыгыч ярдәм подстанцияләрен ремонтлау кирәклегенә игътибар бүлдек. Болар барсы да вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә ярдәм итеп кенә калмый, безне, профсоюзларны да сөендерә, чөнки хезмәттәшләребез яхшы һәм заманча шартларда эшлиячәк”,- ди РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Рауль Халфин.

 “Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм барлык халык өчен дә үтемле итү”, – дип ассызыклый үзенең чыгышларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу бурычны хәл итү өчен республикабыз федераль программаларның мөмкинлекләрен дөрес куллана, шул ук вакытта үз программаларын башлап җибәрә һәм гамәлгә ашыра.        

Биш ел эчендә генә республикада 43 капиталь сәламәтлек саклау объекты төзелде, шуларның өчтән бере – эре югары технологияле медицина үзәкләре. 2023 елның августында Башкортстанга эш сәфәре белән килгән РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко медицина үсешендә республиканың алдынгы тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул төбәктә уздырылган медицина ярдәме күрсәтү системасы структурасын үзгәртеп коруның сыйфатын югары бәяләде һәм бу уңышлы тәҗрибәне бөтен ил буенча таратырга кирәклеген әйтте.

Бездә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2024 елның барлык планнары үтәлде. Программа кысаларында узган ел Кушнаренко авылында поликлиника файдалануга тапшырылган, 9 объектка капиталь ремонт ясалган, 135 модуль конструкция урнаштырылган, 4 082 берәмлек медицина җиһазы һәм 206 дәна автотранспорт кайтарылган. Шулай ук быел медицина ярдәме күрсәтүне оештыру максатларында 6 поликлиниканы файдалануга тапшыру, 9 объектка капиталь ремонт ясау, 134 модуль конструкция урнаштыру планлаштырыла. Март башына тиз төзелә торган 22 модуль конструкция урнаштырылган. Медицина җиһазлары сатып алуга килгәндә, 2025 елда 4 683 берәмлек медицина җиһазы сатып алу планлаштырыла. Бүгенге көнгә республиканың медицина оешмаларына 1022 берәмлек җиһаз кайтарылган да инде.Шулай ук 99 берәмлек җиңел санитар автомобиль сатып алу планлаштырыла.

“Без иске фельдшер-акушерлык пунктларын тулысынча алыштырабыз. 490 модуль конструкция – ФАПлар, авыл участок хастаханәләре, табиблык практикасы офислары урнаштырылды. Әгәр дә биш ел элекке белән чагыштырсак, без бик тә алга киттек һәм авыл медицинасы инфраструктурасын шактый ныгыттык.Тагын бер мөһим бурыч – Сәламәтлек саклауны кадрлар белән тәэмин итү, һәр ФАПта белгечләр эшләсен, – диде Республика Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районының Үргәз авылында модульле участок хастаханәсендә эш сәфәре белән булган вакытында.

Бүгенге көндә «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Благовещенск, Яңавыл, Учалы, Аскар, Аскын һәм Бакалыда яңа поликлиникалар барлыкка киләчәк. Бу ел ахырында төзүчеләр аларны файдалануга тапшырырга вәгъдә итә.

«Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңавылда да бүген өр-яңа балалар поликлиникасы төзелә.

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Тимур Салават улы Мадъяров әйтүенчә, федераль акчалар исәбенә төзелеп килүче ике катлы бина сменасына 150 кешегә исәпләнгән, аның гомум мәйданы 2 мең квадрат метрдан артып китә. Яңа балалар поликлиникасы медицина хезмәте күрсәтү буенча, кечкенә пациентларны озатып йөрүчеләр һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыру буенча барлык заманча таләпләргә туры киләчәк. Балалар поликлиникасы 11 педиатрия участогына хезмәт күрсәтәчәк. Бер участокка барлыгы уртача 900 пациент туры килә.

Бинада шулай ук клиника-диагностика лабораториясе, нур диагностикасы, тернәкләндерү дәвалау бүлекләре, функциональ диагностика һәм тар белгечләр кабинетлары урнашачак. Поликлиника УЗИ, ЭКГ, РЭГ аппаратлары, рентген, акушерлык-гинекология җайланмалары белән җиһазландырылачак,- ди Тимур Салават улы.- Беренче катта балалар өчен уен зоналары, ана һәм бала бүлмәләре, хезмәткәрләр өчен душ бүлмәләре, сәламәт бала бүлмәсе каралган. Балалар поликлиникасы бүлегенең заманча корпусын төзү барлык диагностика кагыйдәләрен нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, пациентларның поликлиника бүлегендә булу вакытын киметәчәк. Балалар поликлиникасын ачу безнең нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен күптән көтелгән бүләк булачак.

Гөлара АРСЛАНОВА.

Фото: Pinterest

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас