Җәмгыять
18 Марта 2025, 14:10

Язгы ташуга әзер булырга тиешбез

Радий Хәбиров язгы ташуга әзерлек буенча федераль киңәшмәдә катнашты.

Язгы ташуга әзер булырга тиешбезЯзгы ташуга әзер булырга тиешбез
Язгы ташуга әзер булырга тиешбез

18 март көнне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында язгы ташуга һәм янгын куркынычы чорына әзерлек буенча федераль киңәшмәдә катнашты. Чараны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев үткәрде.

Кышкы чорда җылы һава торышы сәбәпле, быел су басу гадәттәгедән иртәрәк башланды. Тулаем алганда  әле хәл  тотрыклы, әмма март ахырында ук су дәрәҗәсе илнең Европа өлешендәге көнчыгышта һәм Көньяк Уралдагы критик тамгалардан артып китәр дип көтелә. Апрельдә көчле язгы ташу Себердә һәм Ерак Көнчыгышта фаразлана. Исегезгә төшерәм, агымдагы елда гидротехник корылмаларны төзүгә һәм ремонтлауга, шулай ук су объектларын чистартуга 6,5 млрд сум каралган, – диде Дмитрий Патрушев.

Илнең Европа территориясендә аз карлы кышны

исәпкә алып, Росгидромет фаразы буенча, су дәрәҗәсе хуҗалык эшчәнлеге өчен кирәкле күрсәткечләрдән түбәнрәк булырга мөмкин. Дмитрий Патрушев милекчеләргә су җыю урыннарын су дәрәҗәсе түбән булганда эшкә әзер булу өчен тикшерергә һәм кирәк булганда корылмаларны җайлаштыру буенча чаралар үткәрергә кушты.

 Вице-премьер шулай ук төбәкләргә гидротехник корылмаларның торышына аерым игътибар бирергә, яңгыр системаларының һәм күпер асты киңлекләренең әзерлеген тикшерергә, су басу зоналарын билгеләү һәм бу территорияләрне саклау буенча планнар эшләүне дәвам итәргә кушты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас