

Узган атнадагы канкоешта яраланган кызларның берсе һөҗүм итүчегә пычакны һәм битлекне үзе сатып алып биргән. Бу хакта “Честный репортаж” яза.
Ирина кулланган салкын корал маркетплейста сатып алынган булган. “Честный репортаж” журналистлары мәгълүматы буенча, Ирина кызларның өлкәненнән аңа пычак һәм “Игра в кальмара” сериалындагы кебек битлек сатып алуны сораган.
Версияләрнең берсе буенча, һөҗүм итү алдан планлаштырылган булган. Үсмер кызның Netflix платформасында дөнья күргән психологик триллерны карап илһамланган булуы ихтимал, анда төп явыз герой корбанын корал сатып алырга мәҗбүр итә.
Маска маркетплейс аша тиз килгән, аны киеп, гаепләнүче үсмер бертуган кызларны алар яшәгән йорт янында күзәтеп йөргән яисә утырып торган. Пычакны да кулын төшергәч, ул корбаннары янына киткән.
Ирина кулыннан җәрәхәтләнгән апалы-сеңелле кызлар һаман реанимациядә ята.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бу хәлне үз контролендә тота.
Чыганак: “Честно Говоря” МАХ-каналы.
Бу хакта җенекләбрәк түбәндәге сылтамалар аша укып белергә була:
Уфада 16 яшьлек үсмер ике кызга һөҗүм иткән: алар авыр хәлдә
Яраланган кызларның әнисе канкоеш турында сөйләде
Яшьтәшен пычак белән яралаган кызны СИЗОга япканнар
Апалы-сеңелле кызларга һөҗүм иткән үсмерне экспертизага озатканнар