Җинаять һәм җәза
22 Августа , 14:44

Апалы-сеңелле кызларга һөҗүм иткән үсмерне экспертизага озатканнар

Җинаять кылганда ул үз акылында булганмы?

SHOT МАХ-каналы.SHOT МАХ-каналы.
Фото:SHOT МАХ-каналы. 

Уфада  апалы-сеңелле кызларны үтерергә омтылуда гаепләнүче балигъ булмаган үсмер кызны Республика клиник психиатрия хастаханәсенә суд-психологик экспертизага озатканнар. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән “Честный репортаж”  хәбәр итте. Яшүсмернең җинаять кылганда үз акылында булганмы, юкмы икәнне тикшерәчәкләр һәм һөҗүмнең сәбәпләрен ачыкларга тырышачаклар, чөнки алар һаман да аңлаешсыз.

Зыян күргән кызларның әнисе сүзләренчә, гаепләнүче һәм аның кызлары арасында моңарчы конфликтлар булмаган. Әмма яраланган кызларның өлкәне белән сөйләшүдә моңа кадәр һөҗүм итүченең “кемнедер үтерергә" теләве ачыкланган. Ә моның сәбәбе гаиләдәге проблемалар дип аталган. 

Чыганак: bashinform.ru

Бу хакта язган идек: 

Яраланган кызларның әнисе канкоеш турында сөйләде

Яшьтәшен пычак белән яралаган кызны СИЗОга япканнар

Уфада 16 яшьлек кыз пычак белән кике кызга һөҗүм иткән: алар авыр хәлдә

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас