Җинаять һәм җәза
18 Августа , 12:10

Яшьтәшен пычак белән яралаган кызны СИЗОга япканнар

16 яшьлек кыз ни сәбәпле пычакка үрелгән?

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Исегезгә төшерәбез, кичә,17 август көнне Уфаның Высотная урамындагы фатирда16 яшьлек кыз апалы-сеңелле кызларга пычак белән һөҗүм итте.
Үсмер кыз кунакка килгән дә яшьтәше һәм аның 9 яшьлек сеңлесен пычак белән яралаган. Өйдә апалы-сеңелле кызларның 10 яшьлек энесе дә булган, һөҗүмче аңа тимәгән. Малай подъездга чыгып, ярдәмгә күршеләрен чакырган. Күршеләре ашыгыч ярдәм белән полиция чакырткан.
Бертуган кызларга операция ясаганнар.

БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматы буенча, 16 яшьлек кызның хәле бик авыр дип бәяләнә, аның сеңлесенең хәле авыр, әмма тотрыклы.

Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Прокуратура тикшерү барышын контрольдә тота.

Бүген Уфаның Киров районы суды һөҗүмче яшүсмер кызга чик кую чарасы сайлаган: аны ике айга СИЗОга озатканнар. Бу хакта БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Суд тикшерү дәлилләре белән килеште, иректә калган хәлдә  гаепләнүче, җәзадан куркып, качып китәргә яки процесста катнашучыларга басым ясарга мөмкин. Суд карары белән гаепләнүчегә 2 айга сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды", –  дип хәбәр иттеләр инстанциядә.

Дөрес булса, һөҗүмнең сәбәбе – үсмер кызлар арасында чыккан күптәнге конфликт.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас