

Өлкән кызының дусты пычак белән ташланганнан соң өч бала әнисе Яна яраланган кызларының хәле турында сөйләгән. Кызларның икесе дә – үз аңында, реанимациядә. Янаның өлкән кызы, аңына килгәч тә ул көнге коточкыч хәлләрне исенә төшергән. Бу хакта “Честный репортаж” каналы язган. Яна сөйләвенчә, үсмер кызлар арасында конфликтлар булмаган. Киресенчә, аның кызы Иринага (үтерүдә гаепләнүче үсмер кыз) авыр хәлләрдә һәрчак ярдәм иткән һәм аның ни өчен пычакка үрелүен аңламаган.
Ике бертуган кызның да муен өлкәсе, күкрәк читлеге һәм кул-аяклары киселеп чәнчелгән. Янаның өлкән кызының муенында гына 13 пычак эзе бар, ди. Кече кызының йокы артериясенә зыян килгән. Ике бала да күп кан югалткан.
Ана кеше Ирина аның уртанчы баласына – 10 яшьлек улына тимәвен сөйләгән. “Ул аның яныннан узган һәм максатчан рәвештә кече кызыма һөҗүм итәргә киткән”, – ди Яна. Аңарда пычак эзләре аеруча күп. “Иринаның улыма тимәве аркасында гына кызларым исән калды. Улым башта телефоннан шалтыратып караган, аннары – подъездга, подъезддан тышка йөгереп чыгып ярдәмгә чакырган, – дип сөйли кайгыга баткан ана. – Урамнан фатирга узгынчы кешене алып кереп, ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртканнар. Мин улымны күргәндә ул коточкыч шок хәлендә, калтырап тора иде. Ул бәдрәф ишеген ачып, зур апасының идәндә ятуын, ә Иринаның аны пычак белән чәнчүен күргән”.
Коточкыч җинаять урынына килгән полиция хезмәткәрләре яраланган балаларны тиз арада хастаханәгә илткән. Медиклар үзвакытында профессиональ ярдәм күрсәтеп өлгергән. Шушы сәбәпләр кызларны коткарып калырга ярдәм иткән. Балаларның хәле – төбәк сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шәхси контролендә.
Ә Иринаның әти-әнисе Янага язмаганнар да, шалтыратмаганнар да. “Кызларның хәлен сорамадылар, гафу үтенмәделәр, бернинди ярдәм дә тәкъдим итмәделәр”, – дип аптырый өч бала әнисе.
Барысы өчен дә бу табышмак булып кала – нигә һәм ни өчен Ирина ике кызны суярга килгән?
Чыганак: i-gazeta.com