Хәвеф-хәтәр
17 Августа , 09:06

Уфада 16 яшьлек кыз пычак белән ике кызга һөҗүм иткән - алар авыр хәлдә

Уфада 16 яшьлек кыз пычак белән ике кызга һөҗүм иткән - алар авыр хәлдә

Уфада 16 яшьлек  кыз пычак белән  ике кызга һөҗүм иткән -  алар авыр хәлдәУфада 16 яшьлек  кыз пычак белән  ике кызга һөҗүм иткән -  алар авыр хәлдә
Уфада 16 яшьлек кыз пычак белән ике кызга һөҗүм иткән - алар авыр хәлдә

Фаҗига Зеленая Роща микрорайонында була. Зыян күрүче апалы-сеңелле кызларның берсенә 12 яшь икенчесенә — 16, яшүсмерләрне хастаханәгә салганнар, алар реанимациядә.

Һөҗүм итүче-16 яшьлек кыз, аны тоткарлаганнар. Зыян күргән кызларның 10 яшьлек энеләре пычак белән коралланган кыздан качып, күршеләрен ярдәмгә чакыра алган. Әмир (исеме үзгәртелде) фатирдан йөгереп чыга һәм барлык ишекләрне шакый башлый. Кешеләр аңа ишек ача һәм ашыгыч ярдәм белән полиция хезмәткәрләрен чакырта.

Хокук саклаучылар адекват булмаган яшүсмерне тоткарлаган, хәзер мотивларны ачыклыйлар. Табиблар ашыгыч рәвештә операцияләр үткәргәннәр.

Апаларының олысы бик авыр хәлдә, кечесе — авыр, тотрыклы хәлдә. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хәлне министр шәхси контрольгә алган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас