Дөньяда ниләр бар?
28 сентябрь 2025, 20:06

11 яшьлек бала вузга керә алмаган

Малайның МДУ студенты буласы килгән.

13 яшьлек МДУ студенткасы Алиса Теплякованың энесе  башкала вузына керә алмаган.

11 яшьлек Хеймдалль (аңа Скандинавия алласы Одинның улы хөрмәтенә шулай исем кушканнар) МДУның гамәли информатика факультетына менә инде өч керә алмый җәфалана. 9 яшендә ул 11 сыйныфны тәмамлаган һәм  БДИ тапшырган. Математикадан Хеймдалль – 52, рус теленнән 40 балл җыйган. Баллар әллә ни югары булмаганга күрә аңа вузга алмаганнар.

Шулай да, Mash Телеграм-каналы язуынча, шундый баллар белән аның вуздагы архитектура факультетына керү өмете булган, әмма Русия документлары булмаганга күрә аны кабул итмәгәннәр. Хеймдалль Кытайда туган, аның ата-анасы һаман да туу турында таныклыкны рәсмиләштермәгән. 11 яшьлек Хеймдалльның әтисе Евгений Тепляковның, мәгълүматлар таралудан куркып, Русия документлары артыннан йөрисе килми. Шул да билгеле булган: баласы белән бәйле бу хәлгә карата Евгений Тепляков ике миллион сумга гына комментарий бирергә әзер...

Талантлы IT-белгеч Евгений Тепляков беркайда да эшләми. Гаиләдә 9 бала үсеп килә. Алар барысы да Мәскәүнең Зюзино районында  1 бүлмәле фатирда көн күрә. 

Бу гаилә турында язганыбыз бар иде: 

Алиса Теплякова Мәскәү дәүләт университетын судка биргән

Алиса Теплякованың әнисе тугызынчы бала тапкан

МДУда Алиса Теплякованы югалтканнар

Акыллылык бәласеме?

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас