Дөньяда ниләр бар?
2 март 2023, 06:07

Алиса Теплякованың әнисе тугызынчы бала тапкан

9 яшендә МДУга укырга кергән кызны хәтерлисезме?

Наталья һәм  Евгений Тепляковлар. Кадр YouTube.Наталья һәм  Евгений Тепляковлар. Кадр YouTube.
Фото:Наталья һәм Евгений Тепляковлар. Кадр YouTube.

9 яшендә МДУга укырга кергән Алисаның әнисе Наталья Теплякова сигезенче бала – Сөләйман исемле малай – тапкан. Бу хакта кичә “КП” язып чыкты.

Гаиләнең танышлары сүзләренчә, ата-ана улларына  Осман империясе белән идарә иткән Сөләйман хөрмәтенә шундый исем кушкан.

“Хатыны Наташа гел балалар бн әвәрә килә, йончыган. Безгә ире хатынына җитештерүчегә караган кебек тоелды”, – дип сөйли күп балалы гаиләнең күршеләре.

Шул ук күршеләре сүзләренчә, гаилә башлыгы Евгений – гел генә артык активлык халәтендә. Вакыт-вакыт ул бик дорфа була, ди, кешеләр хәтта аңа эндәшергә дә шикләнә икән. Гаилә бер бүлмәле фатирда яши.

Алиса Теплякова  МДУның психология факультетына 2021 елда 9 яшендә укырга кергән иде. Аның вузда укуына күп белгечләр каршы килде, шул исәптә Кеше хокуклары  буенча совет әгъзалары да, алар бу укуны хәвефле эксперимент дип атады.

2022 елның 1 сентябрендә Алиса МДУга укырга килмәгән.

Кыз бала гаиләдә иң зурысы, әмма бердәнбер вундеркинд түгел. Мәсәлән, 2022 елның июнендә  аның кече энесе Хеймдалль  математикадан БДИны 8 яшендә тапшырган.  Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ)  тапшырганда аңа 7 яшь тә 5 ай булган.  

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас