Уйланырга урын бар
21 гыйнвар 2022, 09:07

Акыллылык бәласеме?

МДУда укып йөргән Алиса Теплякованы киләчәктә нәрсә көтә?

smotrim.rusmotrim.ru
Фото:smotrim.ru

Узган елның истә калган вакыйгаларының берсе    9 яшьлек Алиса Теплякованың МДУга укырга керүе булды.

Декабрь ахырында  МДУның психология факультетының  матбугат хезмәте 9 яшьлек студентка хакында чираттагы хәбәрен бастырып чыгарды. Алисның әтисе кызының “Введение в психологию” предметыннан  тапшырган имтиханда алган билгесе аркасында кафедра мөдиренә ташланган. Соңрак Евгений Тепляков факультетны судка бирәм дип тә янаган. Аның сүзләренчә, имтихан хакында аларга нибары өч көн алдан хәбәр иткәннәр, ә укыту бүлеге имтихан билетларын таратмаган һәм бәяләү (отметка, билге) критерийларын алдан әйтмәгән. Җитмәсә, ата кеше имтиханның бер өлеше язма булуыннан канәгатьсез калган.

Факультетта студент кыз имтихан сорауларына дөрес җавап бирмәде һәм күңеле төшеп, аудиториядән чыгып йөгерде, диләр. Бу хәлдән соң кызын коридорда көткән ата кеше кабинетка бәреп керергә тырышкан, сакчылар белән преподавательләр аны тоткарлаган.  Тепляковның кычкырулары һәм янаулары аркасында полиция чакыртырга мәҗбүр булганнар. Аның “судка бирәм” дигән сүзләрен факультет тыныч кабул иткән, “кирәк дип тапса, моны эшләргә хокукы бар”, дигән фикердә МДУның психология факультеты.

Исегезгә төшерәбез: Алиса Теплякова 8 яшендә рус теле, профильле математика, биология һәм информатикадан БДИ биргән. Ул МДУның психология факультетына укыра керер өчен документларын тапшырган. Әмма Алиса бюджет урынга керә алмый, шуңа ул түләүле бүлек студенты була. Сентябрь башында Теплякова башка студентлар белән укуны башлап җибәрә.

Аның белән бер курста укучы студент Теплякова еш кына лекцияләрдә темага кагылмаган урынсыз сораулар бирә, преподавательләрнең кабызмаска дигән үтенечен кире кагып, еш кына микрофонны кабыза, дип сөйләгән. Аннары, студентлар чатларына кушылган Алисаның әтисе башка студент кызлар белән дорфа сөйләшкән дип язып чыкканнар иде. Җитмәсә, 8 сентябрьдән Алиса дәресләргә йөрмәгән. Укыту бүлегендә студенткадан  занятиеларда һәм контроль эшләрендә булмавының сәбәбен аңлатучы документлар китерүне үтенсәләр дә, Теплякова факультетка әлегәчә  бернинди белешмә алып килмәгән. Ә академик мохиттә лекция һәм практик дәресләргә йөрмәү прогул буларак исәпләнә.

Югарыда язылган имтиханнан башка да университетта Алисаның хәлләре бик яхшы түгел. Рус теле һәм сөйләм мәдәниятеннән тапшырган беренче имтиханнан ул “өчле” билгесе алган. Инглиз теленнән зачетка аны алып килмәгәннәр. Анатомия һәм үзәк нерв системасы буенча имтиханга Алиса шулай ук килмәгән.

Алисаның  тагын 6 туганы бар: Хеймдаль, Фейлунг, Лейя, Терра, Айлунг һәм Тесей. Ирле-хатынлы Тепляковлар уникаль  белем алу методикасын уйлап таптык дигән фикердә. Методикага ярашлы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар –  мәктәпне, ә мәктәптә укырга тиешлеләр вуз тәмамларга сәләтле. “Безнең гаиләдә 7 яшьлек бала 9 сыйныф өчен аттестат алды, имтиханны барысы белән бертигез шартларда җиңел һәм тыныч  тапшырды. Кызганычка каршы, Русиядә бу процессны  тәҗрибә алу максатында өйрәнү белән кызыксыныр урынга без бары тик тискәре фикерләр ишетәбез һәм агрессия күрәбез”, – ди Алисаның әтисе, Евгений Тепляков.

“Бала БДИда минималь баллар җыйган. Һәм университет аны МДУга укырга кабул итәргә мәҗбүр булган, чөнки, дөресен әйткәндә, үҗәт ата кешегә баш тарту өчен формаль сәбәпләр табылмый. Кызыклы момент, Алисаның әтисе кызының имтиханда язма рәвештә җавап бирүенә теше-тырнагы белән каршы. Үсеш өчен бернинди чикләр юк,  ә менә  моторикада проблемалар бар”, – ди Кеше яше физиологиясе институты (Институт возрастной физиологии) директоры Марьяна Безруких.

Әмма Тепляковлар  полициягә, Рособрнадзорга, Тикшерү комитетына һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Алар фикеренчә, бу методика эшли, кыз бала вузда укуга әзер. Ә менә психология факультетында Алисаны, имеш, талап бетергәннәр (затравили). Имеш, имтиханда да махсус рәвештә начар билге куйганнар. Әмма вуз хезмәткәрләренең бу сүзләргә исе китми.

“Беренчедән, имтиханда куйган билге өчен безнең  югары класслы белгечләребез җавап бирә. Икенчедән, бу хәл судка кадәр барып җитсә, бездә Алиса имтиханда ничек җавап бирүне тасвирлаган видеоязмалар бар. Имтиханның язма өлешенең җаваплары да бездә саклана”, – ди МДУның психология факультеты деканы урынбасары Артём Ковалёв.

9 яшьлек студент кызның атасы исә үзенең хаклы булуын дәлилләвен дәвам итә. Җәнҗал чыккан имтиханнан соң ул коридорда ук кызыннан шушы ук предметтан  мобиль телефон камерасына янә имтихан ала.

“Бала үзе ятлаган терминнарны  кабатлый. Энциклопедиядән отып алган төшенчәләр,  дәреслектән дә түгел. Ягъни теге яисә бу терминнар аңлатмаларын ул ялгышмыйча әйтә, әмма аңламый. Бу аермачык күренә. Һәм бу тере балада куелган эксперимент. Әмма рәхимсез һәм каты эксперимент”, – ди Марьяна Безруких.

Гомумән алганда, Алиса Теплякова белән килеп туган хәл, күптән түгел купкан җәнҗал да вуз хезмәткәрләрен генә түгел, Кеше хокуклары буенча совет әгъзаларын да дулкынландырган. Совет әгъзасы, МДУның психология факультетының кафедра мөдире Алекандр Асмолов кыз бала өстендә хәвефле эксперимент куялар, бу аның психикасына җитди йогынты ясарга мөмкин, ди. Шуңа бу вакыйганы тирәнтен өйрәнергә, кирәк икән, Алисаның МДУда укуын туктатырга дигән фикердә. Евгений Тепляков исә психолог сүзләрен этикага ярашлы түгел дип саный, ә Наталья Теплякова Алисаны вузда талыйлар (травля)  дигән ышанычта.

Әйткәндәй, Алисаның әтисе Евгений Тепляков үзе дә кайчандыр МДУның психология факультетында укыган. Александр Асмолов аны хәтта укыткан да. Асмолов сүзләренчә, Тепляков сәләтле студент булган һәм фикерләү психологиясе проблемаларын өйрәнү белән шөгыльләнгән.

Ә бәлки, шушы мәгълүматта Алиса белән килеп туган хәлгә җавап ятадыр? Тепляков үзенең амибицияләрен кызы аша  тормышка ашырырга тели дип кем әйтмәс?

Уйлап карыйк әле. Ярый, бер мизгелгә Алиса 13 яшендә (мисал өчен) вузны тәмамлый дип күз алдына китерик. Нишләр ул кулындагы дипломы белән? Психолог белеме белән? Эшкә урнашырмы? Кем алыр аны эшкә? Ә белеме буенча эшләмәсә, нигә кирәк ул уку? Елына 400 мең сумнан артык түләп укыган уку... Шуны уйлыйм да, бу хәл “хайп” өчен генә тудырылмаган  микән дигән уйга киләм. Чөнки 9 яшьтә студент булуның гамәли мәгънәсен күрмим.
Соңгы сүз урынына...

Әйткәндәй, 90 елларда вундеркинд дигән даны таралган Ирина Полякова  үзенең балачагын бәхетсез дип саный, ул үзен һәрчак изгой итеп тойган. Кырыс ата-анасыннан котылу өчен ул түземсезлек белән 18 яше тулуын көткән. “Алисаның әтисе “безнең максатыбыз – баланың үсешен кайгырту” дигәндә минем аңардан: “Нәрсә өчен? Ул сезне тизрәк ашатыр, тизрәк пенсиягә чыгар өченме?” – дип сорыйсым килә.  Ирина Полякова фикеренчә, Тепляковлар Алисаны  балачакта булырга тиешле нәрсәләрдән мәхрүм итә. Һәм уку да  тормышның бердәнбер максаты түгел, ди ул.

 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА.

Әйткәндәй, Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар сораулары буенча комитет рәисенең беренче урынбасары  Татьяна Буцкая вундеркиндларның вузларда белем алуына кагылышлы мәсьәләне закон дәрәҗәсендә җайга салырга кирәк дигән башлангыч чыкты. Шул рәвешле  Буцкая Алиса Теплякова белән бәйле җәнҗалга үз фикерен белдерде.

“Беркем дә тизләтә алмаган физиологик нормалар бар. 8-9 яшьләрдә кыз балалар курчак уйный әле. Мәктәп белән чагыштырганда, вузларда – җитди кагыйдәләр, анда зур яшьтәге (взрослые) кешеләр укый”, – дип Буцкая. 

 

 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас