

М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында сессиядән соң 9 яшьлек студентка Алиса Теплякованың лекцияләргә йөрмәве билгеле булды. Алисаның әтисе Евгений Тепляков кызым сессияне тапшырды дигән сүзләргә университет җитәкчелеге комментарий биргән. Уку йортында беренче курс студентлары һәм башка студентлар өчен 7 февральдә дистанцион лекцияләр башланды, әмма Теплякова занятиеләрдә күренми, аның белән элемтәне югалттык дигәннәр.
“Алисаның ата-анасы да, ул үзе дә факультет белән элемтәгә чыкмый”, – ди университетның психиология факультеты вәкиле.
Студентка яисә аның законлы вәкилләре белән деканатта аралашканнан соң имтиханнарны кабаттан тапшырырга мөмкин булыр иде. Әмма Евгений Тепляков сүзләре буенча, Алиса сессиясен япкан...
Чыганак: lenta.ru