Җәмгыять
19 апрель 2023, 15:30

Алиса Теплякова Мәскәү дәүләт университетын судка биргән

Бу кызга тагын нәрсә җитми инде, дип аптырыйлар...

Алиса Теплякова Мәскәү дәүләт университетын судка биргәнАлиса Теплякова Мәскәү дәүләт университетын судка биргән
Алиса Теплякова Мәскәү дәүләт университетын судка биргән

     МДУның ун яшьлек студенткасы Алиса Теплякова хәтерлисездер? Үсмер студентканың укуы, сессияләрен ничек тапшыруы турында хәбәрләр даими дөнья күреп тора.  Кызның тормышына, укуына кагылышлы соңгы яңалыклардан шуны әйтергә була – Алиса университетның психфагын судка биргән.

     Судка мөрәҗәгать итүенең сәбәпләрен әйтмиләр. Әлегә 18 апрельгә билгеләнгән утырышны 4 майга күчергәннәр, дип хәбәр итәләр башкаланың Зюзин район судының матбугат хезмәтендә.

    Алиса һәм аның әнисе Наталиядән дәгъва 2022 елның 21 декабрендә теркәлгән. Җавап бирүче – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты.

      Элегрәк Теплякованың әти-әнисе башкаланың “Синергия” университетына өч суд дәгъвасы биргән булган. Сәбәбе югары уку йортының кызларын бюджет бүлегенә кабул итүдән баш тартуы булырга мөмкин. Ходай сакласын мондый шау-шулы, җәнҗаллы тормыштан.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас