Приамурьедагы “Пионер” руднигында 140 метрдан артык разведка скважиналары казыганнар: 262 метр тирәнлектәге беренче скважина 133 метрга борауланган; 200 метр тирәнлектәге икенче скважинаны 9 метрга бораулаганнар. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр. Җимерекләр астында калган шахтёрлар белән 18 март киченнән алып элемтә юк...
Эзләүләр урынына җир астын бораулау станогын китергәннәр. Белгечләр аны монтажлый башлаган. Бу корылма эшләрне тизләтергә һәм тау выработкаларының нинди хәлдә һәм эшчеләрнең кайда икәнлеген белер өчен рудникның төрле нокталарына үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Новокузнецкидан югары җитештерүчәнлекле (сәгатенә – 750 м3 һәм напоры – 350 м) насос алып киләләр.
Ведомствода җимерекләр астында калган өч шахтёрның гаилә әгъзалары килүләрен хәбәр итәләр. Эшчеләрнең туганнары белән МЧС психологлары эшли. Хабаровскидан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының экстрен психологик ярдәм үзәге белгечләре дә вакыйга урынына килгән.
Бу хакта түбәндәге материаллар чыкты:
Амур өлкәсендә җимерелгән рудникта Башкортстаннан биш кеше бар
Җимерекләр астындагы шахтёрлардан хәбәр-хәтер юкмы?
"Улым иртән сменага чыккан, кичен шахта ишелгән..."
13 кеше җир астында калган шахтада яңа авария куркынычы бар
Чыганак: bashinform.ru