Амур өлкәсендә Зей муниципаль округында рудникның җир асты участогында тау токымнары җимерелгән. Әлегә җимерекләр астында 13 кешегә кадәр булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булуынча, җир астында әсирлектә калганнар арасында Башкортстаннан биш кеше бар.
“Аларның дүртесе – Сибайдан, берсе – Учалыдан, 31-48 яшьтәләр. Барысы да машинист булып эшлиләр”, – ди агентлык чыганагы.
Вакыйга урынында 25 белгеч һәм 4 берәмлек техника эшли. Предприятиедә хәбәр итүләренчә, әле вентиляцион авышлык буенча разрезны коткаручылар төркеме юнәлтелгән. Элемтә торгызыла, транспорт авышлыгын техника ярдәмендә чистарталар. Шулай ук вакыйга урынына Хабаровск краеннан 13 коткаручысы һәм махсус җиһазлары булган Ми-8 вертолеты юлланган. Приморье краеннан тау коткаручылары килә.
Урындагы тау коткаручылары белән бергә вакыйга урыны бәяләнә һәм разведка эшләре үткәрелә; җир асты техникасы һәм төяүче машиналар ярдәмендә транспорт авышлыгы тазартыла, пульпаны (берничә фазадан (каты – минераль кисәкчәләр, сыекча – су, реагентлар, газсыман – һава) торган катнашма) суырталар.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Амур өлкәсе буенча Баш идарәсе базасында оператив штаб җәелдерелгән. Урында ведомство психологлары эшли. Шулай ук рудникка Приморье крае коткаручылары килүләре дәвам итә. Кузбасс белгечләре резервы да беренче әзерлек сызыгында, диләр министрлыкта.
Соңгы мәгълүматлар буенча, рудник җимерелү сәбәпле өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Таучылар белән әлегә элемтә юк...
Чыганак: bashinform.ru