Хәвеф-хәтәр
20 март 2024, 12:10

Җимерекләр астындагы шахтёрлардан хәбәр-хәтер юкмы?

Алтын руднигы 18 март кичендә җимерелгән. 

Амур өлкәсенең Зей муниципаль округында  120 м тирәнлек рудникта җимерекләр астында калган Башкортстан вахтовикларының туганнарын каршы алып, урнаштырырга әзерләр. Республикадан вахта ысулы белән эшләүче биш якташыбыздан (калган 8 таучылардан да) әлегәчә хәбәр-хәтер юк... Биш кешенең дүртесе – Сибайдан, берсе – Учалыдан, алар 31-48 яшьтәләр. Барысы да машинист булып эшли. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, трансфер өчен Зей шәһәре  аэропортыннан һәм автовокзалыннан транспорт бар. Якташларыбызның туганнарын Овсянка мәктәбендә, шулай ук шәһәр кунакханәсендә  урнаштырырга ниятлиләр. Моннан тыш, җирле дәваханәдә  30 койка-урын бар.

“Башинформ” агентлыгы язуынча, Кузбасстан Приамурьега  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  өстәмә коткаручылар төркеме белән Ил-76 самолеты очкан. Тау токымнары 18 март кичендә Зей муниципаль округында рудникның җир асты эшләре участогында теркәлгән. Җимерекләр астында  – 13 кеше. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас