Хәвеф-хәтәр
21 Марта 2024, 06:55

13 кеше җир астында калган шахтада яңа авария куркынычы бар

Егетләргә җир асты тоткыныннан исән-сау котылырга язсын. 

“Хәвеф шунда:  шахтада кабаттан  тау массалары ишелү һәм су басу куркынычы бар. Бу уңайдан   хәвефне киметү һәм коткаручылар эшенең хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар комплексы кабул ителде”, – ди Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәрбиләштерелгән тау коткаручылары часте директоры Николай Медведев.  

Исегезгә төшерәбез, 18 март кичендә Амур өлкәсенең Зей муниципаль округында алтын чыгару руднигының җир асты участогында тау токымнары җимерелгән. Җимерекләр астында  –  13 шахтёр. Җир астында әсирлектә калганнар арасында  Башкортстаннан вахта ысулы белән эшләүче биш  кеше  бар. 

Әлегә кадәр таучылар хакында  хәбәрләр юк. Соңгы мәгълүматларга ярашлы,  Ерак Көнчыгышның төрле почмакларыннан килгән 200дән артык тау коткаручылары Амур өлкәсенең “Пионер” алтын чыгару руднигында җимерекләр астында калган шахтёрларны  коткарырга маташа.  Шахтёрлар 120 метрдан артык тирәнлектә бикләнеп калган, алар белән элемтә юк.

Тау коткаручылары сүзләренчә, вентиляция эшли, шуңа фаразлар өметле. Шулай да  җир астындагы кешеләр дүшәмбедән алып сусыз һәм ризыксыз кала бирә. Җимерекләр  мәйданы 9 мең куб метр тәшкил итә. Эшләрне даими җир асты  сулары басу катлаулаштыра, суны махсус корылмалар ярдәмендә даими суыртып торырга мәҗбүрләр.

Амур өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Рудникта табиблар дежур тора. Амур өлкәсенең властьлары Зей муниципаль округында   рудникта җимерекләр астында калган Башкортстан вахтовикларының туганнарын каршы алып, урнаштырырга әзер.

Коткару эшләре уңай тәмамлануын телик. Ир-атлар исән-сау була күрсен.

Чыганак: REN TV

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас