Әлеге вакытта Башкортстаннан вахта ысулы белән эшләүчеләр – алтын руднигы җимерекләре астында.
Бер шахтёрның әтисе егетләр җир астыннан чыга алыр, дип өметләнә. Ата кешенең улы Ролан Шәрипов 15 мартта эшкә киткән. 18 мартта сменасын башлаган, кичен тау токымнары ишелгән – 13 эшче 28 кат тирәнлектә җир астында бикләнеп калган. Бу “капкын”да тагын дүрт якташыбыз бар – Олег С., Вадим Н., Юрий М. (Сибайдан), һәм Эмиль В. (Учалыдан).
Җир астындагылар белән элемтә юк, әмма аларның вентиляцион торбага суккан тавышлары ишетелә... Роланның әтисе – тәҗрибәле шахтёр, аның фикеренчә, тау токымнары ишелүе әлеге вакытта җимерекләрне акрынлап басучы җир асты сулары аркасында булырга мөмкин. “Исән калу өметләре – 50/50”, – ата кеше егетләр ярдәмне көтеп ала алмас дип тә шөбһәләнә...
Чыганак: Mash Batash.
Бу хакта:
Амур өлкәсендә җимерелгән рудникта Башкортстаннан биш кеше бар (ВИДЕО)
Җимерекләр астындагы шахтёрлардан хәбәр-хәтер юкмы?