Барлык яңалыклар

“Алда күпсанлы катлаулы операцияләр көтелә...”

Гөлназ Асаева катнашлыгындагы авариядә зыян күргән ханымның хәле тотрыкланган.

Имгәнүләр алган хатынның кызы әнисенең хәле әйбәтләнүе турында хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хатын әле дә авыр хәлдә реанимациядә ята, әмма табиблар аның гомеренә берни янамый дип ышандырган. Бу хакта яшь кыз социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Моңа кадәр табиблар фаразлар бирмәгән, чөнки күпсанлы җәрәхәтләре аркасында хатын юик авыр хәлдә булган.

–Юату сүзләре өчен барысына да рәхмәт. Әниемнең хәле тотрыкланды. Ул һаман да авыр әле, әмма табиблар аның гомеренә берни янамый, ди. Безнең өчен бу зур өмет. Алда – катлаулы һәм озайлы дәвалану. Күп операцияләр көтелә. Бүгенге көндә без алдагы операцияләрне ясатыр һәм тернәкләнер өчен көчле травматолог эзлибез. Бу эштә безгә Гөлназ Асаева яклап ярдәм итәләр – аның әти-әнисе белгечләр эзләүгә кушылды, – дип язган авариядә  җәрәхәтләнгән хатынның  кызы Элина. 

Исегезгә төшерәбез: авария 28 февральдә Башкортстанның Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автомобиль юлында килеп чыккан. Җырчының концерт  директоры Вадим Фәтхинуров әйтүенчә, авария һава торышының начар булуы сәбәпле килеп чыккан. Автомобиль, юлда барган шәпкә “чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан һәм икенче машинага барып бәрелгән. 

Бу темага язылган хәбәрләр: 

Гөлназ Асаева юл һәлакәтенә очраган (ВИДЕО)

Авариягә эләккән Гөлназ Асаеваның хәле ничек?

Гөлназ Асаева: “Руль артында мин идем...”

Вадим Фәтхинуров: “Исән генә калсын иде дип дога кылабыз"


Чыганак: kazanfirst.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас