Кичә Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева командасы белән юлда авариягә эләккән. Юл-транспорт һәлакәте Стәрлетамакка барганда була, анда ул концерт куярга тиеш иде.
Машинада Гөлназ белән бергә биючеләре һәм музыкантлары да утырган. Ике биюче нык зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдә Гөлназның әнисе — Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова сөйләгән.
«Гөлназны больницага алып киттеләр. Шуңа күрә Стәрлетамакта концерт булмаячак, гафу үтенәбез», — дигән Лилия Биктимирова.
"Дуслар, барысы да исән, Аллага шөкер. Эмоциональ яктан әлегә авыр. Эш буенча борчымагыз. 4 мартта Уфада концерт булачак, калганнары — әлегә билгесез», — дип язган социаль челтәрләрдә Гөлназның ире Вилдан Шәмсетдинов.
Гөлназыбызга һәм аның командасына тизрәк терелеп чыгуын теләп торыйк һәм догада булыйк!