Гөлназ Асаева авариядән соң элемтәгә чыккан һәм 28 февраль көнне Башкортстан трассасында Hyundai Solaris белән бәрелешкән JAC внедорожнигы руле артында булуын хәбәр иткән. Ул моңа кадәр машина белән идарә иткән биюче егет ял итсен өчен аны алмаштырган булган.
Артистка зыян күрүчеләрнең гаиләсе белән бәйләнешкә чыгуын һәм аларга ярдәм күрсәтергә әзер булуын сөйләгән.
“Руль артында мин идем. Һава торышы шартлары аркасында идарәне югалттым. Каршы юл полосасына чыктым. Берни эшләп булмый иде. Каза күргән як белән без элемтәдә. Барлык шалтыратулар да теркәлгән, чөнки ул машина пассажирларының телефон номерларын безгә бирүче булмады”, – дигән ул.
Үзенең социаль челтәрләрендә Гөлназ Асаева 4 мартка планлаштырылган концерт күчерелде, һәм тамашалар тик “каза күрүчеләр рөхсәтеннән” һәм “барысы да һушларына килгәч” дәвам итәчәк, дип язган. Җырчы аны водитель таныклыгыннан мәхрүм итүләрен дә хәбәр иткән, хәер, ул бу хакта һич кайгырмый, чөнки әле бик озак рульгә утырырга теләмәячәк.
Моңа кадәр җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров Гөлназ Асаеваны күптөрле имгәнүләр белән дәваханәгә алып киттеләр, дип хәбәр иткән иде.
Чыганак: bashinform.ru