1 март иртәсендә без Башкортстанның атказанган җырчысы Гөлназ Асаеваның төркеме белән юл һәлакәтенә очравын язган идек. Җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров сүзләренчә, Гөлназ Асаева күптөрле имгәнүләр алган.
“Һава шартлары катлаулы иде, шуңа, кызганычка каршы, безнең машина йөртүчебез каршы юл полосасына чыкты. Гөлназ Асаева һәм командабызның башка әгъзаларын шунда ук якындагы хастаханәгә илттек. Бер каза күрүченең хәле уртача авырлкта дип бәяләнә. Гөлназ һәм аның биючесе күптөрле имгәнүләргә дучар булды, аларны якын арада дәваханәдән чыгарачаклар”, – дип сөйләгән Вадим Фәтхинуров.
Исегезгә төшерәбез, авария 28 февральдә Бәләбәй районында Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы юлының 14нче километрында теркәлгән. Анда JAC һәм Hyundai Solaris иномаркалары бәрелгән.
Авариядә барлыгы 4 кеше каза күргән. Вадим Фәтхинуров сүзләренчә, бу көннәрдә булырга тиешле концертлар башка даталарга күчерелгән.
Чыганак: bashinform.ru