Уфаның “Лада Калина” машинасын “йоткан” урында (Черниковка бистәсенең Интернациональ урамы) янә җир убыла башлаган. Якын-тирәдә яшәүчеләр сүзләренчә, чокыр көн саен зурая. Әмма башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә вакыйганың контрольдә булуын билгелиләр.
“Һава температурасы үзгәрешләре аркасында грунт “утырган”, якын арада янә чокырны күмү эшләре башкарылачак”, – диләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл 9 март төнендә теркәлгән иде. Ул вакытта 7 метр диаметр һәм 8 метр тирәнлектәге чокыр хасил булls. Җир астына агач һәм шул урында торган машина төшеп киткән иде. Машинаны авыр техника ярдәмендә чыгардылар. Ул яньчелгән булган. Проблемалы участокны балчык белән тампонлаштырып куйдылар.
Бу хактагы хәбәрләр:
Уфада тагын җир убылырга мөмкинме?
Җир "йоткан" машина өчен кем җавап бирергә тиеш?
Чыганак: bashinform.ru