Җәмгыять
10 март 2025, 03:51

Уфада бер машинаны җир "йоткан" (ВИДЕО)

Тик торган җирдән машина җир астына төшеп киткән. 

Уфада бер машинаны җир "йоткан" (ВИДЕО)Уфада бер машинаны җир "йоткан" (ВИДЕО)
Уфада бер машинаны җир "йоткан" (ВИДЕО)

Бүген төн уртасында Уфаның Интернациональная урамы,193/1 йорты янында җир убылып, «Лада-Калина» автомобиле чокырга төшеп киткән.

Бу урынга ашыгыч хезмәтләр, коткаручылар җибәрелгән. 8 метр тирәнлектән җиңел машинаны махсус техника ярдәмендә чыгарганнар. Автомобиль бераз яньчелгән.

Чокырга якын торган башка машиналарны да эвакуацияләгәннәр.

Хәзер бу хәлнең сәбәбләре ачыклана. Зыян күрүчеләр юк.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас