Вакыт-вакыт Уфада җир ишелә. Бәхеткә, бу хәлләр корбаннарсыз һәм җимерелү очракларсыз үтә, әмма кеше милке зыян күрә. Мисал өчен, 9 март көнне Уфаның Интернациональ урамында җир убылып, “Лада Калина” чокырга төшеп китте һәм шактый зыян күрде. Мондый очраклар арытаба да булырга мөмкинме, мәсәлән, биек катлы йортларда яшәүчеләргә куркырга кирәкме, булачак гадәттән тыш хәл урынын фаразлап буламы? Бу сорауларга 20 елдан артык тәҗрибәсе булган инженер-эзләнүче Павел Челпанов җавап бирә.
–Павел Евгеньевич, мөгаен, Уфада карст турында ишетмәгән кеше юктыр. Аны кинәт грунт җимерелүенең сәбәбе дип атыйлар. Ул нидән барлыкка килә?
- Карст – ул токымнарның су белән эрүе процессы, шуның аркасында аларда бушлыклар барлыкка килә. Интернациональ урамда җир убылу карст аркасында килеп чыккан, ләкин башка сәбәпләр дә булырга мөмкин, мәсәлән, техноген сәбәпләр дә булырга мөмкин, ул вакытта ниндидер бушлыклар булган, торбалар үткән һ.б. урыннарда җир ишелүе барлыкка килә. Гәрчә Уфаның бөтен территориясе теге яки бу дәрәҗәдә карст йогынтысына дучар булса да.
–Җир кайда убылачагын аңларга мөмкин булган билгеләр бармы?
- Авырлыгы шунда ки, моның кайчан һәм кайда булачагын төгәл әйтеп булмый. Бары тик конкрет территориядә процессның никадәр актив булуын фаразларга гына мөмкин. Гадәттә бу төзелеш башланганчы алып барыла торган эзләнүләр барышында эшләнә. Скважиналар бораулана, карст токымнары, суның хәрәкәте һәм аның эрү сәләте ачыклана. Әгәр токым бар икән, ә эретүче су юк икән, димәк, процесс актив түгел. Әмма җир убылу очраклары явым-төшем яки коммуникацияләр тишелеп агып чыгу аркасында үзгәрергә мөмкин. Зур шәһәрләрдә мондый агып чыгулар токымнарны юарга сәләтле суның 50% тәшкил итә.
– Димәк, карст – ул бөтен шәһәр өчен проблема булып тора?
- Инорста хәлләр чагыштырмача уңай, чөнки анда балчык куәте зур. Калган территориядә барысы да төрлечә. Азмы-күпме хәвефле участоклар бар. Алар турында мәгълүмат бар, ул шәһәр төзелешендә кулланыла.
- Җир ишелү аркасында күп катлы йортлар зыян күрә аламы?
- Заманча биек йортлар һәм корылмалар сакланган. Төзелеш алдыннан эзләнүләр, яклау чаралары үткәрелә. Карстка каршы яклау бушлыкларны махсус эремәләр белән инъекцияләүне (тутыруны), фундаментларның проект чишелешләрен яисә бу ысулларның ярашуын күз уңында тота. Әгәр карст җимерелүе мөмкин икән, йорт җимерелмәсен өчен нигез ныклы булырга тиеш. Гомумән, Уфа өчен карст – ул гадәти табигый процесс, шундый ук хәлләр Пермь краенда да күзәтелә. Хәзерге технологияләр һәм төзелеш методикасы бик алга китте, һәм бүген карст хәтта метро төзелеше өчен дә киртә булып тормый. Икенче мәсьәлә – моның икътисади максатка туры килү-килмәве. Әмма Көнчыгыш чыгу юлы мисалында без карст проблемасының хәл итә алырлык булуын аермачык күрәбез.
Чыганак: bashinform.ru