Барлык яңалыклар
10

Җир "йоткан" машина өчен кем җавап бирергә тиеш?

Мәсьәләгә юрист аңлатма бирде. 

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.

Башкаланың Черниковка бистәсендә “Лада Калина” автомобилен җир “йотуы” турында бүген язып чыктык.

Әлбәттә инде, күпләрне моңа охшаш очракларда машина ремонты өчен кем җавап бирүе кызыксындыра. “Башинформ” агентлыгы журналисты  белән әңгәмәдә  юрист Максим Меньшиков җимерелүләр алган машина хуҗасына нишләргә икәнен аңлатты. Бу очрак бик үк стандарт түгел, 2016 елның 25 ноябрендә шул ук урамда икенче “Лада Калина” машинасы белән шундый ук очрак теркәлсә дә. Ул вакытта машинаны тартып чыгара алмадылар, аны грунт сулары агызып алып китте. Ул хәл турында күп яздылар, шәһәр властьлары зыянны тулысынча капларга вәгъдә итте һәм үз сүзендә тордылар. Машина хуҗасын компенсация күләме канәгатьләндерде. Вакыйганың төп версиясе буларак карст күренешләре  каралды, нәкъ карст күренешләре грунт ишелүенә һәм торбаү ткәргеченә зыян килүгә сәбәпче булган.

Юрист сүзләре буенча, җимерелгән машина хуҗасы дәгъва белән муниципалитетларга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

"Зыянны компенсацияләү өчен автомобиль торган җир участогының кем җаваплылыгында булуын белергә кирәк. Әгәр бу җир участогы өчен кем җавап биргәнлеге аңлашылмаса, транспорт чарасы хуҗасы судка кадәр дәгъва белән шәһәр һәм район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар гадәттән тыш хәл булган җирнең кемнеке булуын әйтәчәк. Әгәр җаваплылыкның хакимиятләрдә ятмавы ачыкланса, һәрхәлдә, суд тикшерүе барышында тиешле җавап бирергә тиеш оешма ачыкланачак. Мисал өчен, әгәр торба шартлау аркасында грунт юылса, җавап бирүче водоканал яки җылылык челтәре булырга мөмкин” , – дип аңлатты юрист.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: