Җәмгыять
14 август 2025, 06:55

Этанол белән метанолны аерып буламы?

Составында метанол булган чача белән агуланып үлү очракларыннан соң бу сорау күпләрне борчый.

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Уфа югары уку йортларының берсенең химия кафедрасы доценты Рәшит Шәрипов “Уфа Новости” порталына этанолны метанолдан гадәти шартларда аерып буламы икәнлеген сөйләде. Галим сүзләренчә, моны эшләү мөмкин түгел: этанол һәм метанолның тәме һәм исе бертөрле.

"Аермаларны төгәл лаборатория җиһазларын кулланып хроматография үткәргәндә генә күреп була. Бу ике спиртны бер-берсеннән органолептик яктан аеру мөмкин булмаганлыктан, бәясе сагайтырга тиеш: әгәр алкоголь түбән бәядгә сатылса, ул, мөгаен, ялгандыр – метанол җитештерү арзанрак. Нәкъ менә шуңа күрә кулдан алкоголь алу бик куркыныч һәм киңәш ителми", – диде Рәшит Шәрипов.

Метанол организмга эләккәч, формальдегидка – куркыныч матдәгә – әверелә. Бу матдәнең нибары 35 миллилитры да үлемгә китерергә мөмкин.

"Метанолның азрак дозалары сукыраюга китерергә мөмкин һәм ул сукыраю мәңгелеккә. Кагыйдә буларак, метанол белән агуланганда кеше аңын югалта. Әгәр мондый начар хәл күзәтелә икән, тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Теләсә нинди алкоголь куллану сәламәтлек өчен хәвефле, ә җитештерүчесе һәм  килеп чыгышы билгесез булган алкоголь куллану – кеше гомере өчен аеруча куркыныч", –  дип тәмамлады сүзен доцент. 

Чыганак: bashinform.ru

Исегезгә төшерәбез, Уфада яшәүчеләр составында метанол булган ялган алкоголь эчеп агуланды. 

Бу темага язылган хәбәрләр: 

Уфада яшәүче хатын Сочидан алган чача эчеп сукырайган

Уфада чача эчкәннән соң сукырайган хатын үлгән

Башкортстанда тагын бер кеше чача эчеп агуланган

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас