Хәвеф-хәтәр
8 Августа 2025, 13:22

Уфада яшәүче хатын Сочидан алган чача эчеп сукырайган

Агуланучылар саны  көннән-көн арта. 

Уфалы хатын Сочида сатып алган чачаны эчкәннән соң сукырайган. 36 яшьлек хатын дәваханәдә.

“Хатынның хәле авыр дип бәяләнә. Метанол белән агулану очрагы лаборатор шартларда расланды. Аңа тиешле дәвалау үткәрелә”, – дип белдерделәр бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Адлердагы “БаZар” базарында “Йорт шартларында җитештерелгән” чача белән массакүләм агулану сәбәбе – аның составындагы метил спирты. Без бу хакта язып чыккан идек инде. Сатучылардан тартып алынган алкоголь продукция өлгеләрендә метанол эзләре табылган. Агулану нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булды. Берничә кеше хастаханәдә дәвалана. Адлер базарында алкогольле эчемлекләр саткан 71 яшьлек хатынны һәм аның оныгын сак астына утыртканнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Читайте нас