Хәвеф-хәтәр
7 август 2025, 11:54

Адлерда 6 кеше чача эчеп үлгән

Ял итүче туристлар аны җирле базардан сатып алган. 

Телеграм-каналлар менә инде берничә көн  Адлерда контрафактлы чача эчеп агуланучылар турында язалар. Корбаннарның барысы да ялган алкогольне базардагы бер ноктадан сатып алган.

Корбаннарның туганы сөйләвенчә, аның апасы гаиләсе белән (Подмосковьедан килгәннәр) Сириуста “БаZар”дагы таныш сатучыдан  тут җимеше һәм кавыннан ясалган чача сатып алган. Кичен бу эчемлекне ял базасында берәр рюмка эчкәннәр. Икенче тәүлектә  барысы да үзләрен начар хис иткән. Тәүдә алар моны махмыр дип уйлаган, әмма кичкә табан алр аякларында басып тора алмас дәрәҗәгә җиткәннәр, һушларын югалта башлаганнар. Хатынның ире (42 яшь), аның әнисе (69 яшь) һәм апасы (57 яшь) үлгәннәр,  хатынның үзен генә көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып алганнар.  Барысының да канында метанол (кеше өчен хәвефле агу) ачыкланган.

Охшаш агулану очрагыннан июль ахырында Чиләбедән килгән туристларның  үлүе билгеле. Ә узган атнаның  чәршәмбесендә  хатыны белән базардан сыра сатып алып эчкән ир-ат гомере өзелгән. Хатынны агуланып үлүдән аның  сыраны нибары бер бокал гына эчүе коткарган. Ә аның ире шешәне тулысынча эчеп беткән, ахырда сукырайган һәм үлгән. 2 августта  Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән ял итүче гаилә үлеме турында билгеле булды. Ир белән хатын чача эчкәннәр һәм берничә көннән реанимациядә үлгәннәр. Аларның ике баласы калган.

Бу кешеләрнең барысы да эчемлекләрне бер палаткада сатып алган. Көч структуралары органнары алкоголь эчемлекләр сату ноктасын нибары шушы көннәрдә генә генә тикшергәннәр. Торгашлар инде үзләренең складларын җыештырып, әвеш-тәвеш китергән.

Агуланган алкоголь партиясен сатуда җирле Этери исемле хатынны шикләнәләр. Этери биредә  30 елдан артык спиртлы эчемлекләр белән сату итә икән – Подмосковьедагы гаилә аңардан еллар дәвамында даими рәвештә вино һәм чача алган булган, шул исәптән бүләккә дә.

Чыганак: Мash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас