+21 °С
Болытлы


БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләвенчә, агуланган ир-атны бүген 21нче санлы дәваханәгә алып килгәннәр. Ул авыр хәлдә реанимациядә ята.
Министр сүзләренә караганда, бу республикада составында метанол булган чача белән агулануның өченче очрагы.
Дәваханәдә шулай ук 8 августта дәваханәгә эләккән 30 яшьлек ир-ат дәвалана. Аның хәле тотрыклы, табиблар алга китеш күзәтелә, дип белдерә.
Моңа кадәр республикада агуланган чача эчеп 36 яшьлек хатынның үлүе турында язган идек.
Чыганак: bashinform.ru