Хәвеф-хәтәр
11 август 2025, 05:31

Уфада чача эчкәннән соң сукырайган хатын үлгән

Чача Сочида сатып алынган булган.

Уфада 36 яшьлек хатынның Сочида сатып алган чачаны эчкәннән соң сукыраюы турында җомга көнне язып чыккан идек. Дәваханәдә яткан хатынның хәле авыр дип бәяләнә иде.

Адлердагы “БаZар” базарында “Йорт шартларында җитештерелгән” чача белән массакүләм агулану сәбәбе – аның составындагы метил спирты. Сатучылардан тартып алынган алкоголь продукция өлгеләрендә метанол эзләре табылган. Агулану нәтиҗәсендә 10нан артык кеше һәлак булды. Берничә кеше хастаханәдә дәвалана. Адлер базарында алкогольле эчемлекләр саткан 71 яшьлек хатынны һәм аның оныгын сак астына утыртканнар. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас