Барлык яңалыклар

Павел Самойлин "Геройлар вакыты" программасында катнашачак

"Кайтыр" позывнойлы хәрби турында күп тапкырлар язган идек. 

"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалының Телеграм-каналыннан.
Фото:"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалының Телеграм-каналыннан.

Уфадан МХО ветераны Павел Самойлин  “Геройлар вакыты” президент программасында катнашачак. Кичә ул “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстандагы филиалында тест үткән.

Исегезгә төшерәбез, Павел Самойлин былтыр көзен Донбасска контракт буенча хезмәт итәргә киткән иде. Ул үзенә “Кайтыр” позывноен алды.

Быел апрель башында хәрбинең могҗиза белән исән калуын язган идек. “Кайтыр” хәрби операция вакытында  дрон-камикадзелар һөҗүменә дучар булган. Каты яраланган,  аңын югалтып, дүрт көн хәрабәләр астында яткан. Дошман уты тынгач, хезмәттәшләре аны яу яланыннан эвакуацияләгән. “Кайтыр”ны коткаручылар арасында Бишбүләктән “Колос” позывнойлы хәрби дә булган.

Павел Самойлин Мәскәүдә хәрби госпитальдә дәваланды. Президент указы нигезендә ул Батырлык ордены белән бүләкләнде

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: