Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель , 21:50

Якташыбыз дүрт көн җимерекләр астында ятып, исән калган (ВИДЕО)

Өмет сүнде дигәндә хәрбигә ярдәм килгән.

“Башкортстанның Халык фронты” Телеграм-каналы махсус хәрби операциядәге “Кайтыр” позывнойлы якташыбыз турында язып чыккан.

“Подразделениенең яудан чыгуын, әмма “Кайтыр”ның алар арасында юклыгын без аның якыннарыннан белдек. Без һәрчак аның белән элемтәдә булдык, ярдәм итәргә, булышырга тырыштык. Гел генә алгы сызыктан хәбәр-хәтер көттек,  хәбәрләр килгән саен социаль челтәрләрдә  урнаштырып бардык. Без сугышычының исән икәнен тәгаен белдек. Аның позывноеның коткаручы көченә чын күңелдән ышандык. “Кайтыр” сүзе “кайтачак” дигәнне аңлата бит.

“Кайтыр” авыртынып һәм сусыз интегеп һушын югалтканда, дошман дроннары якынайганда үле булып кыланганда аны белгән һәркем догада булгандыр... Инде көчем бетте дигәндә хәрбигә ярдәм килгән.

“Кайтыр”ны янәшәдән узып барган ике сугышчы коткарган. Аларның берсе Бишбүләк районыннан булган. Югары көчләргә шулай кирәк булгандыр, күрәсең, туган яктан меңәр километр еракта  бик җәфалы булган Крынки  авылы тирәсендә “Кайтыр”га  “Колос” атамалы якташы ярдәмгә килгән.

Бар да яхшы тәмамланган. “Кайтыр” – госпитальдә, ә “Колос” хәрби бурычларын үтәвен дәвам итә. Без аңа уңышлар телибез һәм фронтка булышуны ярдәм итәбез!” Чыганак: "Народный фронт Башкортостан" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: