Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь , 10:25

Фронтта иң куркынычы нәрсә?

Уфа журналисты Павел Самойлин РФ Президенты карары нигезендә “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән.

Фронтта иң куркынычы нәрсә?
Фронтта иң куркынычы нәрсә?

Уфа журналисты Павел Самойлин РФ Президенты карары нигезендә “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән.

Күп балалы гаилә башлыгы һәм каләм остасы махсус хәрби операция барган зонага 2023 елның декабрь аенда контракт төзеп юлланды. Ул үзенә “Кайтыр” позывное алган.

2024 елның язында дрон-камикадзелар һөҗүме вакытында ул чак исән калган. Яраланган килеш җимерекләр астында берничә көн аңсыз ята. Дошман уты азрак тынычлангач кына, хезмәттәшләре аны эвакуацияләгән. Коткаручыларның берсе –Башкортстанның Бишбүләк районыннан “Колос” позывнойлы яугир.

Быел июль аенда Павел БСТ телеканалында фронтта нәрсәнең иң куркынычы булуы турында сөйләде. “Иң куркынычы – курку түгел, - ди ул – иң куркынычы – куркуның кешегә куелган бурычны үтәргә комачаулавы”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: