Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь , 09:28

"Кайтыр"ның исән калу тарихы

Кичә, 21 октябрь көнне, БР хөкүмәтенең ЦУРда узган оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров башкорт хәрбиләренә  Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге орденнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Уфадан СВОда катнашучы “Кайтыр” позывнойлы Павел Самойлин да бар. Моннан алда аны Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган иде.

Бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, Павел Самойлин штурм ротасы исеменнән Башкортстан халкына гуманитар һәм мораль яктан ярдәм итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

“Баш командующий безнең алда куйган барлык максатлар да үтәләчәк. Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!” – диде орден иясе.

Исегезгә төшерәбез, узган елда журналист, республика Хөкүмәте хезмәткәре Павел Самойлин 2023 елның ноябрендә контракт буенча Донбасска хезмәт итәргә киткән иде. Быел апрель башында хәрби хезмәткәр могҗиза белән исән калган. 

“Кайтыр" хәрби операция вакытында дрон-камикадзе һөҗүменә дучар булган. Сугышчы каты яраланган, аңын югалткан, дүрт көн җимерекләр астында яткан. Дошман уты басылгач, аны яу кырыннан узып баручы ике солдат күреп калган. Алар "Кайтыр"ны эвакуациягәннәр. Аларның берсе Бишбүләктән булган, позывное – “Колос”.  

8 октябрьдә Мәскәүдәге госпитальдә озак дәваланганнан соң “Кайтыр" өенә кайтты. Уфа тимер юл вокзалында аны туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре каршы алды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: