Махсус хәрби операция
26 гыйнвар 2023, 16:19

Янә алгы сызыкка җыеналар

Радий Хәбировның телеграм-каналыннан.Радий Хәбировның телеграм-каналыннан.
Фото:Радий Хәбировның телеграм-каналыннан.

Башкорт батальоннарының рухи остазлары Виктор атакай белән Хәмзә хәзрәтнең отпусклары тәмамлана. Шушы көннәрдә алар янә махсус хәрби операция зонасына сугышчылар янына юлланачак. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Радий Хәбиров җиткерде.

“Безнең кадерле Хәмзә хәзрәт белән Виктор атакай кыска вакытлы ялларыннан янә алгы сызыкка юл тота. Хак Тәгалә аларны һәм барлык хәрбиләребезне саклый күрсен!” - дип язган төбәк җитәкчесе. 

Моңа кадәр  без узган елның көзендә руханиларның махсус хәрби операция зонасына китүен язган идек. Еш булмаса да, сирәк кенә алардан хәбәрләр килеп торды. Декабрь ахырында Хәмзә хәзрәт белән Виктор атакай кыска вакытлы ялга кайттылар. Кайткач, Баймак районында полк имамы Хәмзә хәзрәт Хафизовның хәрбиләр гаиләләре белән ачык диалогы оештырылды.

Хәмзә хәзрәтнең орден белән бүләкләнүе хакында да язып чыккан идек.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас