

Имам Хәмзә хәзрәт алгы сызыкта, безнең якташ ир-егетләр янында.
Һәр җирдән әҗәл ыжгырып торган бу төбәкләрдә иман ныклыгы, сабырлыкка ия булу катлаулы шартларда да югалып калмаска ярдәм итә. Бу хакта безнең башкортстанлыларны берләштергән батальоннарда егетләргә рух ныклыгы өстәп торучы протоиерей Виктор Иванов һәм имам Хәмзә хәзрәт белдерәләр.
Руханилар кулларына корал алып көрәшми. Алар безнең егетләргә рухи яктан ярдәм итә. Егетләргә Хәмзә хәзрәт кылган догалар бердән ышаныч өсти, икенчедән, догалар, чынлап та, саклап йөртер дип ышанабыз.
Алгы сызыктагы егетләр үзләре дә догалар өйрәнә. Алар арасында намазда булган яугир диндәшләребез дә бар. Туган якларында калган якыннары да, күршеләре дә, танышлары да барлык ир-егетләребез өчен хәер –догададыр. Хәмзә хәзрәт юктан гына бу карарга килеп, хәрби оепрация барган якларга юлланмаган. 2017 елда ул гуманитар бурыч белән Донбасс, шул исәптә генерал М.Шәйморатов һәлак булган урыннарда булып, андагы хәлләрне –гади халык кичергән газапларны үз күзләре белән күреп кайткан. Шуңа да ул батальоннарга кушылырга теләк белдергән.