Күптән түгел хәрбиләрнең рухи остазлары махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайттылар. Кичә, 10 гыйнварда, Хәмзә хәзрәт Хафизов Баймак районы хакимиятендә ирекле башкорт батальоннары һәм мобилизацияләнгәннәр гаиләләре белән очрашты.
Соңрак ул “Баймакский вестник” гәзите журналисты белән әңгәмәләште. Әңгәмә вакытында рухи остаз ышану, үзенең фейкларга булган мөнәсәбәте, азат ителгән территорияләрдә кешеләрнең ничек яшәве һәм ни өчен ул махсус хәрби операция зонасына барырга карар кылуы хакында сөйләде.
–Махсус хәрби операция башлангач, һич икеләнмичә барырга карар кылдым. Ул вакытта инде югалтулар турында билгеле була башлаган иде. Мин шунда ук баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга минем махсус хәрби операция барган теләсә нинди кайнар ноктага җибәрүен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Чөнки өйдә утырып, интернетта “лайк”лар кую минем өчен түгел. Рухани буларак мин егетләр янында булырга тиеш.
Хәмзә хәзрәт сүзләренчә, интернеттагы фейкларны туганнарының хис-тойгыларында уйнарга маташкан симулянтлар тарата, туганнары властька йогынты ясар дип өметләнеп.
Чыганак: bv02.info