Махсус хәрби операция
10 октябрь 2022, 04:42

"Слава Богу за все"

Махсус хәрби операциянең алгы сызыгында төшкән бер фото тарихы. 

vk.comvk.com
Фото:vk.com

Махсус хәрби операциядә катнашкан Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоннарының рухи остазы протоиерей Виктор Иванов үзенең “ВКонтакте” челтәрендә  сугышның алгы позициясендә  төшкән фотосурәте белән уртаклашкан.

“Слава Богу за все! Какие-то бородачи на какой-то территории перед обедом”, – дип язган ул бер сугышчы һәм Хәмзә хәзрәт белән солдат сухпае янында төшкән фотосы астында.

Башкорт батальоннарының рухи остазлары барлыкка килүен язган идек инде. Протоиерей Виктор Иванов һәм Хәмзә хәзрәт якташларыбызга август ахырында кушылды. Руханилар өйләренә батальоннар белән бергә кайтачак. Ике дин вәкиле дә кулларына корал алмаячак, бу кануннар белән тыелган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас