Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Амур өлкәсендә коткару операциясе тәмамлануыннан соң фаҗигале хәбәр уңаеннан һәлак булган шахтёрларның якыннарының һәм туганнарының кайгыларын уртаклашты.
“Коткару операциясе башлану белән Сибай һәм Учалы районы хакимияте вәкилләре рудникта тау җимерекләре астында калган шахтёрларның туганнары белән элемтәгә чыкты. Башкортстаннан шахтада эшләүчеләрнең исемлеген алу һәм тиешле ярдәм күрсәтү өчен республика властьлары, Амур өлкәсе һәм предприятие хакимияте арасында үзара бәйләнеш җайга салынды.
Шахтада эшләүчеләрне рәсми рәвештә һәлак булганнар дип таныган очракта, 18 яшькә кадәрге балалары һәм көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькә кадәрге студентлар булган гаиләләр туендыручысын югалту буенча пенсия түләүләре алачак. Гаиләләр предприятиедән түләүләр ала башлаган инде. Тиешле мөрәҗәгатьләр булганда, шахтёрларның туганнарына өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк.
Гәүдәләрне җир өстенә чыгаруга килгәндә, бу мәсьәлә – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдегендә, һәм ул шахтадагы хәвефсезлек шартларына карап хәл ителәчәк”, – диелә хәбәрдә.
“Пионер” алтын чыгару руднигында тау токымнары ике атна элек, 18 март кичендә ишелде. Тау җимерекләре астында 13 эшче калды, алар арасында 5 Башкортстан кешесе дә бар. Бүген коткару операциясе тәмамланды, бораулау корылмалары ярдәмендәге разведка эшләре шахтаны су басканлыгын күрсәтте, шуңа эшләрне дәвам итү үлем куркынычы белән яный.
Бик кызганыч... Ничә гаилә якыннарын югалткан да, ничә бала ятим калган... Һәлак булганнарның туганнарының ачы кайгыларын уртаклашабыз. Ходай Тәгалә сабырлык һәм түземлек бирсен сезгә.
Чыганак: bashinform.ru
Бу хакта язган идек. “Улым иртән сменага чыккан, кичен шахта ишелгән...”
"Пионер" руднигында коткару операциясен туктатканнар
Алтын чыгару руднигының идарәче директорына гаепләү белдергәннәр