Шахтада кабаттан тау токымнары ишелү куркынычы сәбәпле, “Пионер” руднигындагы коткару операциясен туктатканнар. Бу хакта бүген, 1 апрель көнне, рудникның хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Амур өлкәсендә “Пионер” руднигының идарәче директорына гаепләү белдерү турында язган идек. Аннан алда 120 метрдан да артык тирәнлектә җир асты тоткынында 13 кеше калуы хакында хәбәр иткән идек. Алар арасында биш якташыбыз да бар. 31-48 яшьтәге ир-атларның дүртесе – Сибайдан, берсе – Учалыдан. Барысы да – машинистлар. Амур өлкәсенең Зей муниципалитетындагы “Пионер” руднигында тау токымнары 18 март кичендә ишелгән.
Бик кызганыч, көнгә чыксаң, фаҗига өстенә фаҗига...
Чыганак: bashinform.ru