Приамурьеда шахта җимерелгәннән соң “Пионер” алтын чыгару руднигы директорына гаепләү белдергәннәр. Бу хакта Тикшерү комитетының Амур өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
Ирне сак астына алганнар. Аны эшләр җитештерүдә хәвефсезлек таләпләрен бозуда гаеплиләр. Нәкъ шул сәбәпле тау токымнары җимерелеп, шахтерлар җир астында әсирлектә калган.
Моңа кадәр Русия Җинаять җәзалары кодексының 293 маддәсе (“Халатность”) буенча җинаять эше кузгатылган иде инде.
Зей муниципаль округы территориясендәге җир асты руднигында тау токымнары 18 март кичендә ишелде. Фаҗига нәтиҗәсендә 13 шахтер җир астында бикләнеп калды. Аларның язмышы турында әле булса берни билгеле түгел.
Бу 13 шахтёр арасында Башкортстаннан биш кеше бар. Аларның берсе – Учалыдан, дүртесе – Сибайдан. Ир-атлар 31-48 яшьтә.
Соңгы хәбәрләр буенча, “Пионер” руднигындагы өченче борауланган скважина шахтада су барлыгын күрсәткән.
“Тагын бер разведка скважинасын бораулау тәмамланды, ул шахтада су барлыгын күрсәтте. Дүртенче скважинаны бораулау дәвам итә. Скважиналарны бораулауны тәмамлаган ике бур яңа урыннарда бораулауны башлаячак”, – дигән ТАСС агентлыгына махсус хезмәтләр вәкиле.
Чыганак: lenta.ru /kp.ru