Хәвеф-хәтәр
23 гыйнвар 2024, 05:50

Бүре дүрт кешегә һөҗүм иткән

Кызганычка каршы, бер кешене коткара алмаганнар. 

wallpapersgood.ruwallpapersgood.ru
Фото:wallpapersgood.ru

Курган өлкәсендә  бүре, Курорт “Озеро Медвежье”  поселогына кереп, дүрт кешегә ташланган. Бу хакта  Петухов  муниципаль округы   башлыгы Антон Волков үзенең “ВКонтакте” сәхифәсендә хәбәр итә.

Түрә сүзләре буенча, бүре һөҗүменнән соң бер кешене коткарып кала алмаганнар. Төрле җәрәхәтләр алган өч кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән, аларның гомере һәм сәламәтлегенә берни янамый.

“Торак пунктта бүренең кешегә һөҗүм итүенең беренче очрагы бу. Әлеге вакытта профильле  ведомстволар аучылар белән бергә поселок территориясендә  яисә аның якын-тирәсендә башка җәнлекләрнең булу ихтималын искәртер өчен профилактик чаралар үткәрә”, – дип хәбәр итә Волков.

Кешеләргә һөҗүм иткән бүрене юк иткәннәр, поселок территориясендә  хокук сакчылары патруль оештырган. Җәрәхәтләнгәннәрнең халәте турында хәбәр ителми.

Кыргый җәнлекләрнең кешеләр янына килүе куркыныч инде ул. Мәсәлән, былтыр көз без аюның кешегә ташланган очрагын язган идек. Сыерларга да һөҗүмнәр теркәлде. Бу очраклар республикада да, Русиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелде. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас