Хәвеф-хәтәр
10 Ноября 2023, 16:34

Аю ике вахтовикка ташланган

Вахта ысулы белән эшләү хәвефле...

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Котырынган аю  Якутиядәге Чаянда газ чыганагында ике эшчене ботарлый язган.

Капчыклар артында торган аю  “РусГазБурение” компаниясе механигына ул  торак вагоннан чыккан чакта ташлана. Кыргый җәнлекне огнетушительләр белән куркытканнар. Әмма аю коллегасын коткарырга маташкан икенче иргә һөҗүм итә.

Нәтиҗәдә аюны 20 минут эчендә килгән аучы юк итә. Ә шактый җәрәхәтләнгән мастер белән механикны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Кыргый җәнлек аларны нык кына яралаган, эшчеләрнең берсе авыр хәлдә. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас