

Ишембай районының Макар авылы тирәсендә аю сыерга һөҗүм иткән. Ерткыч тарафыннан җәрәхәтләнгән малкай турындагы видеоролик социаль челтәрләрдә таралган. Кадр артындагы тавыш хуҗасы сыерын иртәнге җидедә авыл көтүенә чыгарган, дип хәбәр итә. Көтү урман тирәсендәге акланга барып җитү белән диярлек анда аю пәйда булган һәм сыерга һөҗүм иткән. Сыерның умыртка сөяге сынган, дип сөйли вакыйга шаһиты.
Әйткәндәй, аюларның сыерларга һөҗүм итү очраклары хакында моңа кадәр дә яздык. Күптән түгел Мәләвез районының Сергеевка авылы тирәсендә аю шулай ук сыерга ташланган. Интернетта таралган видеода Ринат исемле ир (авыл көтүен көткән ир булса кирәк) аты-юлы белән сүгенеп, кычкырып, аюга күсәк ыргытып, тагын бер кеше шушы вакытта машина сигналына басып, аюны куып җибәрделәр. Ул видеодагы сыерга русча әйткәндә ныграк “повезло”. Видео ахырында ул, көч-хәл белән булса да, атлап китеп бара.
Күңелле хәлләр түгел инде бу. Аюларның кешеләр янына чыгуы гомумән зур проблема. Ә аларның кеше малларына һөҗүм итүе – тагын зур бәла. Авыл халкы өчен сыер малы зур әһәмияткә ия. Сөтле сыер алам дисәң, ким дигәндә 60 мең сум акчаны чыгарып салырга туры килә.
Чыганак: bashinform.ru