Хәвеф-хәтәр
13 октябрь 2023, 06:06

Авыл уртасында аю кешегә ташланган

Әле хатынның хәле авыр, диләр...

Шаһитлар фотосы.Шаһитлар фотосы.
Шаһитлар фотосы.

Бүген, 13 октябрь иртәсендә, Ишембай районының Петровское авылы уртасында аю бер хатынга ташланган. Бәхеткә, җаза күрүче исән калган.

“Хатынга ана аю һөҗүм итте. Аны куркытып куып җибәрделәр. Әмма аю ханымны яраларга өлгерде: аның аркасы тырналган, кулы сынган булырга мөмкин”, – диләр бу хәлгә шаһитлар.

Җәрәхәтләр алган хатынны тиз арада Ишембай районының үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

Исегезгә төшерәбез: әлеге районда сентябрьдә дә аюның авылга килү очрагы булды. Ул вакытта Макар авылы янында аю сыерга һөҗүм итте...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас