Бездә сайлаулар, гадәттәгечә – зур халык бәйрәме кебек: башта “эшлекле программа” – тавыш бирү, ә аннары күңел ачу.
Республиканың кайсыбер сайлау участокларында иртән үк зур булмаган чиратлар барлыкка килде. Кешеләр эшкә барышлый ук үзләренең гражданлык бурычларын үтәп куярга ашыкты. Ни дисәң дә, алда яллар һәм һава торышы да бакча эшләренә чакыра.
Иртәнге якта тавыш бирүчеләрнең иң күбе Дүртөйле, Баймак, Белорет, Чакмагыш районнарында күзәтелде.
Ә Стәрлетамак районында беренчеләрдән булып Фатыйма Мәкәрим кызы Кинҗәбулатова тавыш биргән. Аңа сентябрь аенда 100 яшь тула!
“Оныкларым һәм оныкчыкларымның имин республикада яшәвен, барысының да эше булуын һәм халыклар арасында тынычлык урнашуын телим!” – диде ул.
Хәер, бүген күпләр әнә шул теләктә тавыш бирде. Сайлаучылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, беренче тапкыр сайлауда катнашучылар да шактый булды. Тавыш бирүчеләр арасында никахларын теркәүчеләр дә, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтучылар да бар иде. Ә кайсыберләр сайлауга мәчеләре белән килгән, милли костюмнарда, хәтта динозавр киемендә килүчеләр дә булды.
Күп урыннарда ярминкәләр, күргәзмәләр, концертлар оештырылды. Бүгенге көн тыныч, бәйрәмчә мохиттә үтте, диделәр сайлау участокларында эшләүчеләр.