Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 16:23

"Үз язмышыбыз үзебезнең кулларда!"

"Үз язмышыбыз үзебезнең кулларда!"
"Үз язмышыбыз үзебезнең кулларда!"

Бүген республикада Башкортстан Башлыгы сайлаулары башланды. 

Әлеге вакытта "Башкортстан Башлыгы сайлаулары - 2024" җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә брифинг бара. Монда җәмәгаь эшлеклеләре: экспертлар, политологлар, блогерлар сайлаулар турында фикерләрен җиткерәләр.  Әлеге сәгатьләрдә брифингка Яшьләр Иҗтимагый палатасының җирле үзидарә, граждан җәмгыяте институтларын үстерү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе рәисе Илнур Венер улы Рамазаов һәм җирле үзидарә буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Шәүкәт кызы Газизова килде.

-Соңгы елларда сайлауларга яшьләрнең күбрәк йөри башлавы күзәтелә. Әлеге вакытка, республика яшьләрнең 26%ы тавыш биргән. Бу мөһим чарада уку йортлары студентлары актив катнаша. 18 яше тулган егет һәм кызлар бик теләп килә. Монда, әлбәттә, сайлаулар вакытында оештырылган төрле акцияләр дә зур роль уйный. Мәсәлән, күпләр “Рәхмәт” акциясендә катнаша.  Моннан тыш, тавыш бирү — хокук кына түгел, гражданлык бурычы да. Үз язмышыбыз үзебезнең кулларда бит. Яшьләр шуны аңлый һәм сайлауларга теләп киләләр, – диде Илнур Рамазанов.  

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: